30 ноябрь көнне район почта элемтәсе үзәге бинасында 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру буенча хат ташучылар арасында игълан ителгән бәйгегә нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләре бүләкләнде. Анда Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов катнашты.
9 класс укучылары класс җитәкчесе Шарафетдинова Н.В. белән сугыш ветераны Абдуллина Нурфика апага шефлыкка бардылар. Укучылар кулларыннан килгән ярдәм күрсәттеләр.
9а сыйныфы укучысы Галиева Илиза "Туган телем - шагыйрьләр теле" конференциясендә катнашты.
Электрон журнал - норматив-финанс документы, аны укытучыга һәм сыйныф җитәкчесенә алып бару мәҗъбүри.
Татар теле һәм әдәбияте укытучы Галиева Ленара Рафаиловна блиц-олимпиадада катнашты.
9а сыйныфы укучысы Хузин Айбулат Алабуга шәһәрендә үткән җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасының кышкы беренчелегендә катнашты.
Бүген мәктәптә, Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, “Мин тормышны яратам” дип исемләнгән класс сәгатьләре узды. Укучылар мәрхәмәтлелек, бер - береңә карата хөрмәт хисләре, ихтирамлы һәм игътибарлы булырга кирәклеге серләре турында сөйләштеләр, видеороликлар карадылар.
Татарстан Республикасының информатизации Министрлыгы хаты буенча, Кадет интернат-мәктәбенең барлык укучыларның ата-аналары һәм укытучылары РТ uslugi.ru порталындагы үзләренең шәхси кабинетларын ЕСИА белән бәйләделәр.
Әтәс авылының китап укучы балалары шигырь язалар.