ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

5 декабрь көнне гимназияда «Туган телем шыгыйрьләр теле» III Республика фәнни-эзләнү конференциясенең йомгаклау туры үтте.

5 декабрь көнне «Туган телем шыгыйрьләр теле» III Республика фәнни-эзләнү конференциясенең йомгаклау туры үтте. Катнашучылар арасында мәктәбебездән 8 класс укучысы Мәрданова Язилә дә бар иде.  Җитәкчесе - Ә.Ә.Мәрданова. Алар сертификат белән бүләкләнделәр.

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы класс укучылары  Харисова Сөмбел һәм Газетдинова Гүзәл,  "Туган телем - шагыйрьләр теле"-гомуми белем бирү йортлары укучыларының   3 нче республика фәнни- эзләнү конференциясендә уңышлы чыгыш ясап,  икенче урынга лаек булдылар  ( фәнни җитәкче: Шәемова А.М)

5 декабрь көнне «Туган телем - шагыйрьләр теле» III Республика фәнни-эзләнү конференциясенең йомгаклау турында безнең мәктәптән Гыйльметдинова Р.(7 класс), Сафиуллина Э. һәм Нурлыева И. (8 класс) катнаштылар. Уңышлы чыгышлары өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломы белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны һәм укытучысы Җәмилова Розалия Гарифҗан кызын чын күңелдән котлыйбыз.

4 нче декабрь Россиядә информатика көне буларак билгеләп үтелә. Шушы форсаттан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы «Россиядә код сәгате” акциясе уздыруны максат итеп куйды. 5 нче декабрь көнне мәктәпнең информатика укытучысы Хәбиров Газинур Әнҗәп улы тематик дәрес уздырды.

5 декабрь көнне Иске Сәфәр урта мәктәбенең 2 нче сыйныфында авыл китапханәчесе белән берлектә шигырь кичәсе булып үтте.


6
декабрь, 2015 ел
якшәмбе

5 декабрь көнне рус шагыйре Афанасий Афанасьевич Фетның тууына 195 ел. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе китапханәсендә шушы датага багышланган китап күргәзмәсе оештырылган. Рәхим итеп укыгыз.

1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар декадасы уза. Шушы ункөнлек кысаларында Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә төрле чаралар үтә: мәрхәмәтлелек, ярдә итү, игътибарлылык турында әңгәмәләр, класс сәгатьләре, игелек марафоны һ.б.


5
декабрь, 2015 ел
шимбә

. "Билгесез кешеләр" тарафыннан куелган пакетка укучыларның реакциясе төрлечә булды.

4 нче декабрьдән укытучылар, укучылар класс җитәкчеләре белән берлектә РФ gosuslugi.ru порталындагы үзләренең шәхси кабинетларын ЕСИА белән бәйлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International