Шәфкатьлелек бизи кешене

2015 елның 6 декабре, якшәмбе

1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар декадасы уза. Шушы ункөнлек кысаларында мәктәбебездә төрле чаралар үтә: мәрхәмәтлелек, ярдә итү, игътибарлылык турында әңгәмәләр, класс сәгатьләре, игелек марафоны һ.б. 4 декабрь көнне китапханәче Хамидуллина Г.Р. "Шәфкатьлелек бизи кешене" темасы астында 5б сыйныф укучылары белән библиографик дәрес уздырды. Дәреснең максаты: укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International