Теләкәй мәктәбе яңалыклары ."Час кода" дәресе.

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе
4 нче декабрь Россиядә информатика көне буларак билгеләп үтелә. Шушы форсаттан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы «Россиядә код сәгате” акциясе уздыруны максат итеп куйды. 5 нче декабрь көнне мәктәпнең информатика укытучысы Хәбиров Газинур Әнҗәп улы тематик дәрес уздырды. Ул укучыларга информацион технологияләр турында сөйләде, информатика фәнен өйрәнү һәм программалаштыруны ни өчен белергә кирәклеген видеоматериалларга нигезләнеп аңлатты. Дәрес ахырында һәр укучыга да бу акциядә катнашу максат итеп куелды. Укучыларыбыз акциядә актив катнашырлар дип ышанып калабыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International