ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2015 ел
шимбә

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр мәктәптә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан игелекле эшләр декадасына старт бирелде.

5 декабрь көнне «Туган телем шыгыйрьләр теле» III Республика фәнни-эзләнү конференциясенең йомгаклау туры үтәчәк. Катнашучылар исемлегендә Пучы мәктәбенең 8 класс укучысы Фатхуллин Ильяс та бар. Аңа уңышлар телибез!

Актаныш интернат кадет мәктәп базасында "Обеспечение гражданского становления кадетов" дигән темага директорлар семинары булды.Семинарда ачык дәресләр һәм класстан тыш чара күрсәтелде. Безнең мәктәптән Газизов Ф.Ф. катнашты.

1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Шул уңайдан 5-9 классларда "Сәламәт яшик!" дигән темага класс сәгатьләре үтте. Укучыларга СПИДның куркыныч авыру икәнлеге, аны булдырмый калдыру һәм профилактик чаралар аңлатылды.

4 нче декабрь Россиядә информатика көне буларак билгеләп үтелә. Шушы форсаттан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы «Россиядә код сәгате” акциясе уздыруны максат итеп куйды. 5 нче декабрь көнне мәктәпнең информатика укытучысы Газизов Фидан Фирдәвис улы тематик дәрес уздырды. Ул укучыларга информацион технологияләр турында сөйләде, информатика фәнен өйрәнү һәм программалаштыруны ни өчен белергә кирәклеген видеоматериалларга нигезләнеп аңлатты. Дәрес ахырында һәр укучыга да бу акциядә катнашу максат итеп куелды. Укучыларыбыз акциядә актив катнашырлар дип ышанып калабыз!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар һәм укытучылар РФ gosuslugi.ru порталындагы үзләренең шәхси кабинетларын ЕСИА  белән бәйлиләр.

Бөтенрәсәй күләмендә оештырылган  "Математический чемпионат" дистанцион олимпиадасында Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 21 укучы катнашып, тест биремнәре эшләп җибәрделәр. Нәтиҗәләре январь аенда билгеле булачак.

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә, укучыларның  дәрестән тыш эшчәнлеген тагын да җанландыру, саф һавада кышкы уеннарны арттыру максатыннан, шугалакта боз катыру эшләре башланды.

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы класс укучысы Газетдинова Гүзәл Наил кызы җәмгыять белеменнән үткәрелгән  бөтенрәсәй олимпиадасының район этабында җиңүче булды. (Җитәкчесе: Газетдинова А.А.) Гүзәлне зур җиңүе белән котлыйбыз . Алда торган этапларда да җиңүгә ирешүен телибез.

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә, дәрестән тыш эшчәнлек вакытында башлангыч сыйныф укытучылары төрле уеннар уйнаталар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International