4 нче декабрь Россиядә информатика көне буларак билгеләп үтелә. Шушы форсаттан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы «Россиядә код сәгате” акциясе уздыруны максат итеп куйды. 5 нче декабрь көнне мәктәпнең информатика укытучысы Газизов Фидан Фирдәвис улы тематик дәрес уздырды. Ул укучыларга информацион технологияләр турында сөйләде, информатика фәнен өйрәнү һәм программалаштыруны ни өчен белергә кирәклеген видеоматериалларга нигезләнеп аңлатты. Дәрес ахырында һәр укучыга да бу акциядә катнашу максат итеп куелды. Укучыларыбыз акциядә актив катнашырлар дип ышанып калабыз!