ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2015 ел
шимбә

Әтәс  авыл   җирлегендә   дин  сабакларын   өйрәнүче   "Изге  ай"    әби-апалары  үзләренең  эшләрен  гөрләтеп  башлап   җибәрделәр.    

4 нче декабрь Россиядә информатика көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Россиядә код сәгате” акциясе уздыруны максат итеп куйды. 4 нче декабрь көнне мәктәптш тематик дәресләр уздырылды. Укучыларга информацион технологияләр, информатика фәнен өйрәнү һәм программалаштыруны ни өчен белергә кирәклеген видеоматериалларга нигезләнеп аңлатты. Дәрес ахырында һәр укучыга да бу акциядә катнашу максат итеп куелды. Укучыларыбыз акциядә актив катнашырлар дип ышанып калабыз!

1 нче декабрьдән 10 декабрьгә кадәр районыбызда "Инвалидлар ункөнлеге" игълан ителде. Шул уңайдан мәктәбебездә 1 - 3 декабрь аралыгында "Мин тормышны яратам!" дигән темага сыйныф сәгатьләре  үтте.2 нче класс укучысы Фаррахов Айратка классташлары һәм Гүзәлия апалары бүләк бирделәр.

1 декабрьдән  10 декабрьгә кадәр районда инвалидлар ункөнлеге бара. Шул уңайдан мәктәптә эш планы төзелде һәм линейкада игълан ителде.  Шулай итеп декада безнең мәктәптә дә старт алды.

Укучылар өчен уздырылган юл йөрү кагыйдәләре буенча “Куркынычсыз юл”  Бөтенроссия интернет – олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды.9 класс укучылары  Мәрданов Фидан, Гаффарова Гүзәлия, Фәрдиев Тимур, Кәримова Илүзәләр,  команда һәм җитәкчесе- Мәрданова Әдилә сертификат белән бүләкләнделәр.Котлыйбыз!

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Бу көнне мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата аеруча яхшы мөгалмәләдә булырга омтылылар. Шул уңайдан Күҗәкә мәктәбенең 5 класс укучылары өлкәннәргә ишек алдын кардан чистартырга булыштылар.

Районда оештырылган инвалидлар декадасында узачак “Ак торналар” конкурсына 4 нче класс укучысы Юнысов Айнурның кул эшләре җибәрелде.

Байсар мәктәбе укучысы Бәширова Зәлия акробатика буенча 2 урынны яулады

4
декабрь, 2015 ел
җомга

Куян авылы клубында,28.11.2015 көнне,кич 19:00 сәгатьтә әниләр көне уңаеннан “Иң кадерле кешем- Әнием” исемле астында бәйрәм кичәсе үткәрелде.

1 нче декабрь- Спидка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелде. Барлык классларда да класс сәгате,чыгышлар узды.Йогышлы авырулар турында укучыларга аңлатылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International