Әтәс авыл китапханәсендә менә бишенче ел рәттән инде әби-апалар дин сабакларына йөриләр. Анда барлыгы 16 хатын-кыз йөри. Быел җәйдә шушы укуга йөрүчеләрдән Салихова Рәмилә апабыз Казанның Мөхәммәдия мәдрәсәсенә укырга да керде. Без уку белән рәттән төрле дини чаралар да үткәрәбез. 4-декабрьдә булган укуда догалар өйрәндек, Мәүлид бәйрәменә әзерлек эшләре күрдек. Шулай ук яңа гына дөнья күргән Й.Хуҗинның "Җирлегебез көзгесе " дигән китабына күзәтү дә уткәрдек.