5 нче ноябрь көнне Күҗәкә авыл клубында Әниләр көненә һәм инвалидлар ункөнлегенә багышланган ял кичәсе үткәрелде.Кичәдә "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый берләшмәсе белән берлектә "Киленбикә" бәйгесе оештырылды.Бәйгедә авылның иң уңган, сәләтле, хөрмәтле киленнәре көч сынашты.Тамашачылар күҗеленә авыл үзешчәннәренең чыгышлары һәм кызыклы призлар уйнатылган Лотерея уены да хуш килде.