Өйле итүче программа

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

Өе барның – көе бар, дигән татар халык мәкале бар. Дөресе дә шул бит. Бигрәк тә яшь гаиләләр өчен үз куышын булдыру теләге белән яна. Ләкин өйләнешү белән торак сатып алу барлык яшь парларның да хәленнән килми. Кайберәүләр банктан кредит алып торак мәсьәләсен хәл итә. Әмма коммерцияле ипотеканың процентлары зур булу һәрбер гаиләгә бу ысулдан файдаланырга мөмкинлек бирми.


Бәхеткә, Татарстанда инде берничә ел Президент каршындагы Дәүләт торак фондының “Социаль ипотека” программасы эшли. Анда катнашып, фатир алучы гаиләләр артканнан-арта. Республикабызда ул 2005 елда тормышка ашырыла башлады. Шушы вакыт эчендә татарстанда 100 меңгә якын кеше торак шартларын яхшырту бәхетенә иреште. Шуларның өчтән бере фатирларны Казанда алды.

Чыннан да, шәһәр җирендә яшәүчеләр өчен әлеге программа чып-чын бәхет ачкычы булды. Биредә социаль ипотекага чиратка басарга теләк белдерүчеләр елдан-ел арта гына бара. Бүген коммерцияле торакның бер квадрат метры 50-55 мең сумнан башланса, Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелгәннәренең нибары 27-33 мең сумга төшә бит. Фатир өчен түләү вакытының индивидуаль рәвештә билгеләнүе (ипотека иң күбе 29 елга бирелә) дә бик уңайлы.

Әмма соңгы елларда Дәүләт торак фонды тарафыннан тормышка ашырылган программа район җирлегендә гомер итүчеләр арасында да популярлаша бара. Әйтик, Минзәлә районында быел социаль ипотека буенча 48 йорт төзелә. Шуларның 29ы - коттедж тибындагы торак. Шул рәвешле, быел районда 138 гаилә уңайлы йортларда яшәячәк.

Минзәлә районы Башкарма комитетының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Евгений Басков сүзләренчә, быел социаль ипотека программасы буенча сафка бастырылган йортлар нигездә тузган торактан күченүчеләргә исәпләнгән.

- Социаль ипотека программасы районыбызда яхшы гына эшләп килә. Йортлар төзелә, кешеләр үзләренә ошаганын сайлый һәм фатирлы була. Әлеге программа бездә 2005 елдан бирле гамәлдә һәм күпләрне уңайлы фатирлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Казан, Чаллы, Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдән аермалы буларак, бездә зур чиратлар юк. Шуңа да фатир алу шартлары да алай катгый түгел. Барлык документлар җыелганнан соң, торакка мохтаҗлар белән килешүләр төзелә, фатир бәясенең 10 процентын керткәннән соң алар инде конкурсларда катнаша ала. Һәм шул ук елны өй туе да үткәрә, - ди Евгений Басков.

Теләчедә яшәүче Миләүшә һәм Әнис Нигъмәтҗановлар гаиләсе социаль ипотека буенча ике бүлмәле фатирны узган елның декабрендә алган. Документлар җыеп тапшырганнан соң, нибары ике ел тирәсе вакыт үтте, ди алар.

- Яшь гаиләләр өчен менә дигән программа бу. Әйтик, безгә ипотеканы 2035 елга кадәр бирделәр. Ай саен түләнә торган кертемнәр 1800 сумнан башланган иде. Хәзер 2200 сум тәшкил итә. Без исә тизрәк түләп бетерергә ниятлибез. Шуңа да мөмкинлегебез булганда акчаны шуңа юнәлтәбез, - ди Миләүшә Нигъмәтҗанова.

“Социаль ипотека” программасы шартлары районнар өчен дә, шәһәрдә яшәүчеләр өчен дә бер үк төрле. Анда бюджет оешмаларында, социаль ипотеканы финанслаучы предприятиеләрдә хезмәт куючылар, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ кешеләр катнаша ала. Бюджет системасында эшләүчеләр фатир бәясенең – 10, ә предприятие хезмәткәрләре 20 процентын беренчел түләү итеп кертергә тиеш. Ипотеканың бер өлешен ана капиталы сертификаты белән дә капларга мөмкин. Шулай ук исәпкә басканнан соң, гаиләдә туган һәр бала өчен Татарстан бюджетыннан 200әр мең сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелә.

Ноябрь ахырына республикада социаль ипотека программасы буенча 191,5 мең кадрат метр мәйданлы 125 йорт (барлыгы 3168 фатир) сафка бастырылган. Агымдагы елда гомуми мәйданы 450,4 мең квадрат метр тәшкил иткән 7 меңнән артык фатир файдалануга тапшырылырга тиеш. Киләсе елга план - 7,7 мең фатирлы 100 йорт төзү. Аларның гомуми мәйданы 450,4 мең квадрат метр тәшкил итәчәк.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International