7нче декабрь көнне Кадет интернат-мәктәбендә директор янындагы җыелыш узды. Узган атнага нәтиҗә ясалды: «Туган телем – шагыйрьләр теле» III Республика фәнни-эзләнү конференциясенең финал этабына, тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль турына, Әниләр көненә багышланган класстан тыш чарага, акробатика буенча үткәрелгән район ярышына, "Историк марафон" класстан тыш чарага, "Строевой смотр" мәктәп конкурсына һәм электрон журналлар тутыруга.
Шушы атнада мәктәптә әниләр көненә багышланган чара уздыру, Бөтенрәсәй олимпиадасының калган фәннәрдән узасы район этабында катнашу һәм "Созвездие - Йолдызлык 2015" Фестиваленең мәктәп этабын уздыру кебек сораулар каралды.