5 нче декабрьдә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта «Туган телем – шагыйрьләр теле» III Республика фәнни-эзләнү конференциясе үтте. Анда Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче класс укучысы Хафизов Айнур уңышлы чыгыш ясады һәм I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.