"SaMosтоятельные Дети" планы буенча һәм СПИДка каршы көрәшү көне булганга күрә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россияның Татарстан Республикасы буенча наркотикларның әйләнешенә каршы торучы идарәсе "Шәмнәрнең саны синнән генә тора" темасына республика акциясе игълан итте.
7 декабрь көнне Актанышның Ленин паркы каршында Кадет интернат-мәктәбенең 6 сыйныф укучылары тәрбиячеләре Фазлыев Д.Д. һәм педагог-оештыручы Габдрахманова Р.М. берлектә шушы акцияда катнаштылар. Актаныш халкы белән укучылар ВИЧ-инфекцияга каршы профилактика сораулары бирделәр, буклетлар тараттылар и ленточкалар тапшырдылар.