ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

6 класс укучысы Раянов Азат үзенең баннеры белән “Мин математиканы яратам”Бөтенроссия акциясендә катнаша.  Аңа уңышлар телибез!   Җитәкчесе-Гыйльфанова Н.М.

Зөбәер  мәктәбенең  волонтерлар  отряды  Пучыдагы  картлар  йортына  бардылар.

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы класс укучысы Габдуллина Энҗе географиядән үткәрелгән бөтенрәсәй олимпиадасының район этабында 4 нче урынны яулады.(беренче өч урын билгеләнмәде). (Җитәкчесе: Хаҗиева Н.Х.)

 Инвалидлар декадасы кысаларында, Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9 класс укучылары класс  җитәкчеләре белән берлектә, мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан инвалидларның өйләрендә булып, хәлләрен белделәр, күчтәнәч каплары тапшырдылар.

Зөбәер мәктәбенең  "Игелек" оряды  членнары 6 класс укучысы Нуртдинов Артурда булдылар.

Күҗәкә авыл җирлегендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында төрле чаралар үткәрелә.

Кадет интернат-мәктәбе информатика һәм математика укытучылары Маликов И.Ф. һәм Маликова Р.Т. "Java телендә программа нигезләре" темасына методик тренингы үттеләр. 

Инвалидлар  ункөнлеген  уңаеннан, Зөбәер  мәктәбенең "Игелек" отряды  членнары  сугыш  ветераны (инвалид) Галиев Миннегали  абыйда булдылар.
8 декабрь көнне Актанышның район мәдәният йортында район Башлыгы призына район биючеләр бәйгесенең финал этабы узды.

  Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгында, 8 че дкабрь көнне Кадет интернат-мәктәбендә тәрбияче Хоҗҗәтов Н.К. 5-11 сыйныф укучылары белән класстан тыш чара - "Поле чудес" уены үткәрде. Уенның темасы - Бөек Ватан сугышы тарихы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International