Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Күҗәкә авыл җирлегендә төрле чаралар оештырыла.Авыл җирлеге башкарма комитеты сәламәтлегендә тайпылыш булган бер генә кешене дә игътибарсыз калдырмаска тырыша.Аларның күбесе үзләре дә актив тормыш рәвеше алып барырга омтыла.8 нче декабрь көнне район күләмендә үткәрелгән спартакиадада Күҗәкәлеләр дә катнашты һәм призлы урыннар яулады.Хатын-кызлар арасында кул көрәшендә Р.Шәйхелмәрдәновага тиңнәр булмаса, җиңел атлетика ярышларында Е.Талапина беренчелекне алды.Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!