Кәзкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре район мәдәният йортында Халыкара хатын - кызлар көненә багышлап уткәрелгән бәйрәмдә катнаштылар. Алар "Әбиемнең куңел сандыгы" исемле фольклор чыгышы күрсәттеләр.
7 март көнне Чуракай авылында "Ягез әле, кызлар" исемле КВН үткәрелде.
Район мәдәният йортында үткәрелгән театр коллективларының йомгаклау смотрында Кәзкәй мәдәният йорты драма коллективы Ф.Садриевның "Җәмиләнең җенләнүе" комедиясы белән узешчән драма коллективлары арасында 3 урынга лаек булдылар. Гыйльменисә ролен башкаручы Миләүшә Муллаярова "Тамашачылар симпатиясын" яулаучы номинациясендә район башлыгынын Дипломы белән бүләкләнде.
Иске Кормаш мәдәният йортында кул эшләре күргәзмәсе.
8 март хатын - кызлар бәйрәме уңаеннан "Чәк - чәк" бәйрәме."Чәк -чәк" ләргә күргәзмә хәм конкурс оештырылды..
7 март көнне Куян авылы клубында 12.00 сәгатьтә, 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, “Хатын-кызлар иң гүзәл затлар” исемле кичә, бәйрәм чәе үткәрелде. Укучылар бик матур концерт номерлары белән өлкәннәрне котладылар.
4 март конне Иске Әлем авыл клубында 8 март халыкара хатын-кызлар коне билгеләнеп үтелде
8 март көнне мәдәният йортында "Әбиләр һәм оныклар" дип - исемләнгән кичә уздырылды.Кичәдә татар халык ашларына урыннар билгеләнде,бәйрәм уеннар,концерт номерлары белән урелеп барды.
“ Геология һәм без” район конкурсының “Рәсем” этабында Такталачык мәктәбе укучылары да укытучылары Н.Х. Хаҗиева җитәкчелегендә актив катнаштылар.”Палеонтология” номинациясендә 9 класс укучысы Харисова Сөмбел III урын, “Геологический объект» номинациясендә 9 класс укучысы Габдуллина Энҗе II урын алды. Конкурсның калган этапларында да укучыларга уңышлар телибез.