Иске Кормаш мәдәният йорты яңалыклары

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

6 - 7 март көннәрендә Иске Кормаш мәдәният йортында кул эшләре күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәгә Иске Кормаш, Кыр-Каентүбә, Яңа Балтач авыллары осталарының 200гә якын кул эше куелды. Күргәзмәне Иске Кормаш авыл җирлеге "Ак калфак" оешмасы оештырды. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар осталарның эшләренә сокланып карап йөрделәр һәм истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International