Район мәдәният йортында үткәрелгән театр коллективларының йомгаклау смотрында Кәзкәй мәдәният йорты драма коллективы Ф.Садриевның "Җәмиләнең җенләнүе" комедиясы белән узешчән драма коллективлары арасында 3 урынга лаек булдылар. Гыйльменисә ролен башкаручы Миләүшә Муллаярова "Тамашачылар симпатиясын" яулаучы номинациясендә район башлыгынын Дипломы белән бүләкләнде.