Куян авылы мәдәният йортында “Хатын-кызлар иң гүзәл затлар”кичәсе

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

7 март көнне Куян авылы клубында 12.00 сәгатьтә, 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, “Хатын-кызлар иң гүзәл затлар” исемле кичә, бәйрәм чәе үткәрелде. Укучылар бик матур концерт номерлары белән өлкәннәрне котладылар.

Соңыннан кызыклы уеннар уйналды, татарча дискотека оештырылды.

Бәйрәм 19.00 сәгатьтә мәдәният йортында дәвам итте.

6 март көнне Тат.Ямалы авылы үзешчәннәре Куян авылы клубында барлык хатын-кызларны үзләренең матур концертлары белән котладылар, соңыннан күңелле дискотека булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International