ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Актаныш муниципаль районы социаль яклау бүлеге тарафыннан февраль аенда районыбызда «Безнең кадерле  ветеран» республика хәйрия акциясе кысаларында район балалары арасында кул эшләре конкурсы үткәрелде. 


9
март, 2016 ел
чәршәмбе
1-март халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көне. Шул уңайдан Бурсык авыл китапханәсендә”Наркоманиядән сак булыгыз” телдән журнал үтте, әңгәмә оештырылды. “Наркомания: моны һәркем белергә тиеш” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды, китаплар тәкъдим ителде.

2016 елның 6 нчы марты көнне Тат. Ямалы авылы үзешчәннәре Куян авылы клубында "Егетләрдән сюрприз" исемле концерты белән.

2016 елның 5 нче март көнне Тат. Ямалы мәдәният йортында Халык ара хатын - кызлар көненә багышланган концерт булып узды.

6 март көнне Актаныш башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге белән "Яшьлек-тайм" берлектә "Что? Где? Когда?" интеллектуаль турниры уздырды.

7 март  көнне Чуракай авылында  "Ягез  әле, кызлар" исемле  КВН үткәрелде.

Февраль аенда Актаныш районында Россия Киносы елына багышланган, Р.Г.Мостафин исемендәге II район кыскаметражлы фильмнар фестиваль-конкурсы игълан ителде. 

8 март көнне Чуракай авыл  китапханәсендә "Асылзат" клубының бәйрәм кичәсе үткәрелде.

7 март көнне Уразай мәдәният йортында 8 март- халыкара хатын-кызлар көненә багышлап "Ана назы җирдә мәңгелек" исеме астында кичә үтте.Бәйрәм төрле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Балалар бакчасы нәниләренең сәхнә хезмәте бәйрәмгә тагы да ямь өстәде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

8 март Кәзкәй мәдәният йортында "Дөнья яме -  хатын - кыз" исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде. Хатын - кызларыбыз ике комндага бүленеп төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Бәйрәм җыр - бию, чәй өстәле белән дәвам итте. Авыл башлыгы Мәхтүм Хөрмәев барлык хатын - кызларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәмгә килгән һәркем ял итеп, күңел ачып кайтып китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International