2016 елның 6 нчы марты көнне Тат. Ямалы авылы үзешчәннәре Куян авылы клубына, Халык ара хатын - кызлар бәйрәме уңаеннан "Егетләрдән сюрприз" дип исемләнгән концерт белән килделәр. Концерт барышында Куян авылы егетләре дә хөрмәтле хатын - кызларыбызны үзлекләреннән бәйрәм белән котлаудан читтә калмадылар. Концерт кичке уен белән дәвам итте.