Бәйгедә җиңү!!!

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

6 март көнне Актаныш башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге белән "Яшьлек-тайм" берлектә "Что? Где? Когда?" интеллектуаль турниры уздырды. Район мәктәпләреннән 8 командадан  заявка алынды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән бу бәйгедә югары сыйныф укучылары катнашты. Менә алар: Халирахманов Динар (11 класс), Гафаров Адель (10б), Шаймарданов Родион (10б), Галимова Айзилә (9а), Ахтямова Фирүзә (9а), Нуриахмәтова Алинә (9а), Загертдинов Рузил (9а). Җитәкчеләре: Моталлапова Э.З., Амирханов И.А.

Ике раундтан торган турнир, 2нче санлы мәктәпнең командасы җиңүе белән тәмамланды. Җиңүчеләрне Актаныш башкарма комитеты җитәкчесе И.Э.Фаттахов котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International