7 март көнне Уразай мәдәният йортында 8 март- халыкара хатын-кызлар көненә багышлап "Ана назы җирдә мәңгелек" исеме астында кичә үтте.Бәйрәм төрле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Балалар бакчасы нәниләренең сәхнә хезмәте бәйрәмгә тагы да ямь өстәде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.