ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2016 ел
чәршәмбе

Февраль аенда Актаныш районында Россия Киносы елына багышланган, Р.Г.Мостафин исемендәге II район кыскаметражлы фильмнар фестиваль-конкурсы игълан ителде. 

6 март көнне Колын авылы "Голчирә" мәчетендә  "Күңелләрдә иман нуры ана сөтеннән" дигән кичә үткәрелде. Кичәдә Автодорстрой ның гинераль директоры Мустафин Рушад Фандус улы катнашты.Балалар коръән аятләре укыды ,әнкәйләребез әйткән мөнәҗәтләрдә дә тирән мәгънә ята иде.Килгән кунаклар бу кичәне оештырган Айгиз хәзрәткә һәм зур ярдәм күрсәткән, бу эшләрдә башлап йөрүче Әлфия апа Мустафинага зур рәхмәтләрен җиткерде.

Мәктәптә  6-9 нчы  класс кызлары арасында "Ягез әле, кызлар" кичәсе үтте. Кызлар "Ромашка" һәм "Дуслык" командаларына бүленеп, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар.

 

 Башлангыч классларның әти-әниләре белән берлектә гаилә бәйрәме үтте.  Укучылар бәйрәм белән котлап, җыр, биюләр, үзләренең кул эшләрен бүләк иттеләр.

Кояш янында - җылылык, ана янында - изгелек.

3 нче март көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә районыбызның 14 яше тулган егетләргә, кызларга тантаналы рәвештә Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды.Тантанада безнең мәктәпнең 8 енче класс укучысы  Хисамова Энҗе  катнашты.

Мәктәп күләмендә 2-9 класслар арасында кышкы сезонны ябу буенча чаңгы ярышы уздырылды.

7 март көнне Иске айман мәдәният йортында "Чәк-чәк" бәйрәме үткәрелде.

7 март көнне Уръяды авылы клубында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты булды.

7 март көнне Күҗәкә авыл клубында зур бәйрәм концерты булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International