Чуракай мәктәбендә 8 Март бәйрәменә багышланган кичә үтте. Кичәгә бүгенге көндә лаеклы ялдагы өлкәннәребез дә чакырылган иде. Бәйрәм төрле уеннарга, җырларга үрелеп барды һәм өстәл артында чәй табыны артында дәвам итте.