"Адай мәдәният йорты" МБУ -се яңалыклары

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

7 март көнне Күҗәкә авыл клубында зур бәйрәм концерты булды.Концертка авылның гомерләре буе халык белән эшләгән хөрмәтле хатын-кызлары чакырылган иде.Кырык елга якын хезмәт стажы булган шәфкать туташлары З.Сабирова, Р.Хәертдинова, озак еллар балалар укыткан һәм әле дә яшь ханымнар сокланырлык Э.Садыйкова, сәхнә ветераны, элекке мәдәният хезмәткәре Л.Гомәрова, күп бала анасы Л.Гыйльметдинова һәм башка хатын-кызлар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелде, бәйрәм котлаулары кабул итте.Махсус кичәгә чакырылгын талантлы җырчы А.Әмируллин да сәхнә күрке булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International