ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2016 ел
чәршәмбе
7 март көнне Бурсык авыл китапханәсендә язның беренче бәйрәме 8 март халыкара хатын –кызлар көнен билгеләп үттеләр . Чарада барлык катнашучылар чыгыш ясады. Матур шигырьләр укыдылар, җырлап биеп күңел ачтылары . “Хатын-кыз ул- изге җан иясе,Нәсел җебен дәвам итүче.” -дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китаплар тәкъдим ителде Кичә чәй өстәле янында матур итеп үрелеп барды, барлык кунаклар да бәйрәмнән канәгать булып таралыштылар.

Меңнәр авыл клубында укучылар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты күрсәтелде.

4 нче март көнне "Адай мәдәният йорты" хезмәткәрләре һәм авыл җирлегенең хөрмәтле ханымнары Актанышта Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап үткәрелгән бәйрәмдә катнаштылар.

Бәйрәм алдыннан Меңнәр мәктәбендә "Кызлар - йолдызлар, егетләр - бөркетләр" уен - ярышы уздырылды.

6 март көнне Актаныш муниципаль районы оешмалары, предприятиеләре һәм авыл җирлекләре хезмәтчәннәренең кышкы спартакиадасы үтте

2 март көнне район мәдәният йортында "Йолдызлык - 2016" фестиваленең гала - концерты булып узды.

3 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Ел сыйныф җитәкчесе" республика конкурсының зона этабы үтте. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең беренче квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Ваншина Эльмира Гилемзяновна әлеге конкурсның район этабында абсолют җиңүче булып Яр Чаллыда Актаныш районы исеменнән катнышты.

Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән!

Кадерле хатын-кызлар! Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм! Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен!

 

2 мартта район  мәдәният йортында XVI эстрада  сәнгате «Йолдызлык-2016» яшьләр фестиваленең мәктәп укучылары арасында район туры узды. Монда җырчы, хореография коллективлары чыгыш ясады. Иске Кормаш мәктәбе авыл  мәктәпләре арасында 2 урын алды. 


8
март, 2016 ел
сишәмбе

8 нче март көнне Иске Байсар мәдәният йорты хезмәткәрләре ООО "Ташкын" хуҗалыгының ферма коллективын бәйрәм белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International