Меңнәр мәктәбе яңалыгы

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

Меңнәр мәктәбендә "Кызлар - йолдызлар, егетләр - бөркетләр" бәйрәм кичәсе булды, укучылар җитезлектә, тапкырлыкта ярыштылар, уңганлыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм бик үзенчәлекле булды: бу көнне кызлар белән малайлар рольләрен алышып көч сынаштылар. Тамашачылар  оештырылган ярыштан бик канәгать калдылар. Кичә чәй табыны артында тәмамланды. (Оештыручылар Камалова М.Н., Фаррахова Р.Р.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International