6 март көнне Актаныш муниципаль районы оешмалары, предприятиеләре һәм авыл җирлекләре хезмәтчәннәренең кышкы спартакиадасы үтте.
Ярышларга старт 9.00 сәгатьтә район хакимияте каршындагы мәйданда бирелде. Тантаналы рәвештә чараны район башлыгы Фаил Камаев ачты. Ул катнашучыларга уңышлар һәм гадел җиңүләр теләде.
Ярышлар “Актаныш” универсаль спорт комплексында, район балалар иҗат үзәгендә, “Бүләк” чаңгы трассасында, “Лачын” боз сараенда оештырылды.
Программада шахмат, өстәл теннисы, чаңгы эстафетасы, кул көрәше, ДАРТС, шорт-трек, гер күтәрү, аркан тартышу бәйгеләре каралган.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
белем бирү учрежденияләре арасында
1 урын ДЮСШ "Иман"
2 урын 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе
3 урын "Лачын" БС
авыл җирлекләре арасында
1 урын Сәфәр
2 урын Т.Суксу
3 урын Киров
оешма һәм учрежденияләр арасында
1 урын "Коммунсервис- Актаныш" ҖЧҖ
2 урын "МНКТ" ҖЧҖ
3 урын "УЭНКВ" ФДУ