3 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Ел сыйныф җитәкчесе" республика конкурсының зона этабы үтте. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең беренче квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Ваншина Эльмира Гилемзяновна әлеге конкурсның район этабында абсолют җиңүче булып Яр Чаллыда Актаныш районы исеменнән катнышты.
Конкурста 10 районнан килгән укытучылар үзләренең педагогик белем һәм сәләтләрен 4 төрле сынауда күрсәттеләр. Эльмира Гилемзяновна уңышлы чыгыш ясады. Котлыйбыз!