Спорт- ул тормыш, хәрәкәт, сәламәтлек!

2016 елның 9 марты, чәршәмбе
Саулык – иң зур байлык диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннардан, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. Кешенең сәламәтлеге – аның шәхси эше, дип әйтү дөрес түгел. Кеше бары тик сау-сәламәт булганда гына җәмгыятькә файда китерә. Сәламәтлек ул – һәркем үзе күтәрелергә тиешле биеклек. Сәламәтлек – ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау, һәм әлбәттә хәрәкәт! Чын-чынлап сәламәт булу өчен сабырлык һәм хезмәт кирәк. Сәламәт булу өчен балаларны яшьтән үк чаңгыда йөрергә, тимераякта шуарга, волейбол уйнарга, иртән гимнастика ясарга күнектерергә кирәк. Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый. Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка узган вакыт түгел. Ул эшчәнлекнең көчәюенә, дәрт артуга, кәеф күтәрелүгә китерә. Ул кешегә картайганчы сау-сәламәт һәм күтәренке рухлы булып калырга мөмкинлек бирә. 6 март көнне Актаныш муниципаль районы оешмалары, предприятиеләре һәм авыл җирлекләре хезмәтчәннәренең кышкы спартакиадасы булып үтте. Бу чарада Мәсәде авыл җирлегедә читтә калмады. Өстәл теннисы, кул көрәше, ДАРТС, гер күтәрү, турникта күтәрелү бәйгеләрендә катнашып көч сынашты .
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International