ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2016 ел
җомга
1 апрель-халыкара көлке көненә багышлап 5 нче класста “Шаян дәрес” үткәрелде. Класстан тыш укуга багышланган шаян хикәяләр, шигырьләрне укучылар сәнгатьле укыдылар, үзләре сайлап алган китапларга кыскача күзәтү һәм реклама ясадылар.

1 апрель көнне Меңнәр авыл китапханәсе нәни укучылары белән Халыкара  балалар китабы көнен билгеләп үтте.

Мәктәбебез командасы көрәштә беренчелекне яулады.

15 нче февральдә VII Бөтен россия “Белем җәүһәрләре”интернет-проект эшенә гаризалар кабул итү башланды. Ул 16  нчы сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 16-22 сентябрьдә интернат тавыш бирү һәм экспертлар эше узачак. Җиңүчеләрне 30 сентябрьдә “Укытучылар көнен”дә билгелиячәкләр. Тулырак мәгълүматны http://konkurs.belem.ru

сайтыннан таба алачаксыз

Математика фәненнән профиль бердәм дәүләт имтиханына әзерлек кысаларында 26-27 нче март көннәрендә гимназия-интернатта 11 нче сыйныф укучылары өчен математика буенча республика аттестацион комиссия җитәкчесе, техник фәннәр кандидаты Рөстәм Фәхретдин улы Ахвердиев дәресләр үткәрде. Ике көннек курсларда имтиханның икенче өлешендәге мәсьәләләрнең яңа алынмалары каралды.

Байсар мәктәбе укытучылары 30 март көнне Байсар культура йортында уздырылган үзешчән сәнгать смотрының зона этабында актив катнаштылар.

Безнең мәктәпнең көрәшче егетләре Актаныш муниипаль районы башлыгы призына 1998 нче һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында үткәрелгән татар-башкорт көрәшенең финалында катнаштылар. 43 кг авырлык категориясендә Сәфетдинов Илназ - 2 нче урын, 40 кг авырлык категориясендә Тибакин Данил -  4 нче урын яуладылар. Егетләрне уңышлары белән котлап алга таба да җиңүләр теләп калабыз.

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап район хәрби комиссары кубогына үткәрелгән “Салют, Җиңү!” конкурсында уңышлы чыгыш ясап, Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укчылары мактаулы икенче урынга лаек булды һәм  Татарстан Республикасының Актаныш районы буенча хәрби комиссариатының  Грамотасы белән бүләкләнде. Афәрин, егетләр!

 

31 март көнне үзәк китапханәнең уку залында Актаныш технологик техникумы укучылары өчен "Өмет" патриотик клубының чираттагы дәресе булды.

31 март көнне Байсар мәктәбендә 6-9 класслар арасында баскетбол буенча мәктәп беренчелеге уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International