ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2016 ел
җомга

31 март көнне “Актаныш” спорт комплексында Район башлыгы призына татар-башкотр көрәшенең йомгаклау туры булды. Анда 1998 елдан башлап егетләр көч сынашты. Омуми зачетта “Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары мактаулы 1 урынны яулады. Шәхси нәтиҗәләр түбәндзгечә булды:

Нурлыев Илгизәр - 50 кг кадәр үлчәүдә  2 -урын;

 Фаттахов Рәзил - 60 кг кадәр үлчәүдә  3 -урын;

Сафиуллин Илнур –55 кг кадәр үлчәүдә  3-урын;

 Сабиров Айзат- 28 кг кадәр үлчәүдә  2-урын.

Егетләр барысы да Грамота һәм акчалата премия белән бүләкләнде.Афәрин!

31 март көнне Яңа Әлем авылы мәдәният йортында үзешчән сәгатьтә катнашучыларның смотр концерты булып узды.

31 март көнне Яңа Әлем авылында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның зона смотр концерты булып үтте.  

1 апрель – көлке һәм яхшы кәеф көнен барлык илләрдә дә билгеләп үтәләр.  Көлке дөньясы – ул аерым бер дөнья.  Кем генә яратмый икән чын күңелдән, ихластан көлергә?

Авыл мэдэният йортларында  үзешчәннәрнең смотр концертлары гөрли.

Чагыл халык театрынын "Мэхэббэт чыпчыклары" спектакле.

Иске Байсар авыл жирлеге узешчэннэренен смотр концерты 30 нчы мартта узды.

31 нче март конне Яңа Әлем зонасында узешчән сәнгать коллективларының смотр концерты узды. Уразай, Аеш, Актанышбаш, Яңа Әлем авылы үзешчәннәре катнашкан әлеге концертта Кәзкәй авылы җирлеге үзешчәннәре дә уңышлы чыгыш ясады: "Асылташ" фольклор һәм катнаш вокаль ансамбльләр чыгышын, күмәк биюләрне тамашачы бик җылы кабул итте.

1 апрель-халыкара көлке көненә багышлап 5 нче класста “Шаян дәрес” үткәрелде. Класстан тыш укуга багышланган шаян хикәяләр, шигырьләрне укучылар сәнгатьле укыдылар, үзләре сайлап алган китапларга кыскача күзәтү һәм реклама ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International