1 апрель – көлке һәм яхшы кәеф көнен барлык илләрдә дә билгеләп үтәләр. Көлке дөньясы – ул аерым бер дөнья. Кем генә яратмый икән чын күңелдән, ихластан көләргә?
Бу бәйрәмнән безнең китапханәбез дә читтә калмады. Шушы матур көлке көне уңаеннан, балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Тылсым” балалар бакча – мәктәбендә “Көлүдә бөтен тылсым” дигән тематик бәйрәм кичәсе уздырдылар. Электрон презентация барышында балаларга бик күп кызыклы вакыйгалар сөйләнде. Балалар, халыкара уздырыла торган бу бәйрәмне, дөньядагы илләр ничек бәйрәм итүе белән таныштылар. Бәйрәм уен, шаярулар, көлкеләр белән узды. Бәйрәм кичәсе Д. Карнегиның “Әгәр сез, кешеләргә ошарга телисез икән, елмаегыз” дигән сүзләре белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)