31 нче март конне Яңа Әлем зонасында узешчән сәнгать коллективларының смотр концерты узды. Уразай, Аеш, Актанышбаш, Яңа Әлем авылы үзешчәннәре катнашкан әлеге концертта Кәзкәй авылы җирлеге үзешчәннәре дә уңышлы чыгыш ясады: "Асылташ" фольклор һәм катнаш вокаль ансамбльләр чыгышын, күмәк биюләрне тамашачы бик җылы кабул итте.