"Өмет" патриотик клубының чираттагы дәресе.

2016 елның 1 апреле, җомга

31 март көнне үзәк китапханәнең уку залында Актаныш технологик техникумы укучылары өчен "Өмет" патриотик клубының чираттагы дәресе булды. Дәрестә "Ватан терәге-ир-егет" - дигән темада электрон презентация күрсәтелде. Занятиядә район хәрби комиссариаты җитәкчесе Ахметзянов Ленар Самигуллович, хезмәткә хзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Нафиков Рүзил Фатихович һәм Армия сафларында хезмәт итеп кайткан Риназ Салихов катнашты, чыгыш ясады. Актаныш технологик техникум укчылары үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. "Батыр егет-ир күрке" дигән китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International