31 март көнне, зона ярышларына әзерләнү максатыннан, Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбендә баскетбол буенча мәктәп беренчелеге уздырылды. Белгәнебезчә, баскетбол - ул команда уены, шуңа да бер-береңне аңлап, тиз һәм җитез уйнасаң гына җиңүгә ирешергә мөмкин. Мәктәп беренчелегендә шундый команда - 8 класс укучылары булды. Алар 1 урынны яуладылар. Икенче урында 9 класс командасы, 3 урынны 7 класс укучылары яулады.