ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2016 ел
җомга

31 март көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актаныш технология техникумы өчен  "Ә.Еники әсәрләрендә рухи матурлык" темасында әхлак дәресләре  үткәрде.

Байсар мәктәбе укучылары Актаныш муниципаль районы башлыгы призына уздырылган милли көрәш ярышында уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

28 нче март көнне гимназия-интернатның яшь инспекторлар отряды ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеге фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетова белән берлектә юл хәрәкәте иминлеге буенча акция уздырдылар. Бу акция кысаларында укучыларыбыз Актаныш урамнарында җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләре тупланган буклетлар тараттылар.

Кадет интернат- мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Фәрхетдинова Айназ (җитәкчесе Л.Ф.Фәрхетдинова) халыкара иҗади һәм проект эшләренең “Россия Династияләре” дигән конкурста катнашып мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары А.И. Поминов имзалаган сертитфикат белән бүләкләнде.

2016 нчы елның гыйнвар һәм апрель айларында республикада ел саен “Закон Территориясе” дигән конкурс үткәрелә. 

 

Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы (җитәкчесе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ф.М.Гардисламова) “Закон территориясе” район конкурсына үз эшен җибәрде. “Белем бирү учреждениеләре укучылары арасында хокук бозуларны кисәтүдә лаеклы өлеш керткәне өчен” номинациисендә призлы 3 урынга лаек булды.

Чаллы шәһәрендә математика укытучысы Гильфанова Нәҗибә Мирзанур кызы ФГОС буенча НИСПТРда 108 сәгатьлек  белем күтәрү  курсларында булып кайтты.

30 март көнне “Актаныш” спорт үзәгендә  район хакимияте башлыгы призына татар –башкорт көрәше булып узды.

Мәктәптә Г.Тукайның тууына 130 еллык юбилей уңаеннан төрле чаралар планлаштырылган.8-9 класс укучылары арасында “Габдулла Тукай образы әдәбиятта, сәнгатьтә һәм мәдәнияттә” темасына инша язу бәйгесе игълан ителде.Җиңүче укучының эше бәйгенең район этабына тәкъдим ителәчәк.Җиәкчесе-Нургалиева В.Н.

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1998нче елгы һәм аннан яшьрәк көрәшчеләре 30-31нче март көннәрендә "Актаныш" универсаль спорт комплексында хакимият башлыгы призына уздырылган татар -башкорт милли көрәше буенча уздырылган ярышларда көч сынашты. Ике көн буена барган бил алышуларда 7 нче класс укучысы Ханов Раян   өченче урынга лаек булып, Мактау кәгазе белән һәм акчалата  бүләкләнде.  8 нче класс укучылары Ханов Марсель, Нуриев Динис, 9нчы класстан Сәлимгәрәев Ирекнең дә командабызның мактаулы өченче урынга чыгуында өлеше зур булды.  Булдырдыгыз, егетләр! Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүегезне телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International