28 нче март көнне гимназия-интернатның яшь инспекторлар отряды ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеге фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетова белән берлектә юл хәрәкәте иминлеге буенча акция уздырдылар. Бу акция кысаларында укучыларыбыз Актаныш урамнарында җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләре тупланган буклетлар тараттылар.