29 март көнне Актаныш №2 мәктәбендә 9 класс укучылары рус теленнән пробный ОГЭ биреп карадылар.Нәтиҗәләр куанычлы "5-4"кә -2 укучы, "3"кә- 2 укучы бирде.Киләчәктә дә укучылар сынатмаслар дип ышанабыз.Җитәкчесе Нургалиева Венера Нәҗип кызы.
31 март көнне 9 класс укучыларының ата-аналары җыелышы үтте.Җыелышны класс җитәкчесе Вагизов Шамил, завуч Султанова Гөлчәчәк Валерий кызы , фән укытучылары оештырды.Җыелышта ОГЭга әзерлек турында,консультацияләргә йөрү турында сүз барды.
Язгы каникул вакытында Мөслим районында татарча көрәш буенча ярышлар үткәрелде. Безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Сәфетдинов Ильназ Актаныш районы командасы составында катнашып II урын яулады. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез!
10б сыйныфы укучысы Мугтазиров Камил чаңгы ярышларында катнашты.
Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы (җитәкчесе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А.Ф.Хисамова) “Закон территориясе” район конкурсына үз эшен җибәрде. “Белем бирү учреждениеләре укучылары арасында хокук бозуларны кисәтүдә лаеклы өлеш керткәне өчен” номинациисендә призлы 1 нче урынга лаек булды.
Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасының педагог-оештыручысы Исламова Д.З.Яр Чаллы шәһәрендә фәнни-методик семинарында катнашты.
Киров мәдәният йортында киңәшмә.
Түбән Кама шәһәрендә сәләтле балалар белән эшләүче “Мәктәптән тыш эшләү үзәге” оештырган “Мульти-пультиның серле илендә” исемле республика конкурсы үтте.
Тылсым мәктәп-бакчасына министр урынбасары Мухаметов Илдар Ринат улы килде
Пучы зонасында смотр концерты.