Актаныш 1 нче санлы мәктәбе яңалыклары. Чангы ярышлары җиңүчесе.

2016 елның 1 апреле, җомга

10б сыйныфы укучысы Мугтазиров Камил Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән чангы ярышлары буенча Татарстан республикасы беренчелегендә катнашты. Чара 1998-1999 нчы елгы кызлар һәм егетләр арасында спорт мастеры И.С.Утробин призларына үткәрелде. Камил 10 км дистанциясендә 26:32.1 нәтиҗәсе белән беренчелекне яулап, мактау грамотысы белән бүләкләнде. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International