ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

25 нче март көнне Чаллы шәһәрендә узган “МедиаПокорение” VII Бөтенроссия балалар һәм яшьләрнең массакүләм мәгълүмат чаралары фестивалендә гимназия-интернатта чыгып килүче “Ак җилкән” газетасы мактаулы 1 нче урынны яулады. Ә гимназия-интернатның “Җиһан” студиясенең тапшырулары “Татар телендәге иң яхшы телетапшыру” исеменә лаек дип табылды.

Ниһаять, тирә- ягыбызга,  табигатькә карата булган битарафлыкны төзәтер чак -  апрель  җитә.   Республикада, шул исәптән  Актанышта да санитар-экологик чисталык икеайлыгы игълан ителде. 

"Идел-йорт"ка әзерлек.

Күҗәкә авыл китапханәсенең актив китап укучысы Алсу Ситдикова "Әдәби музей герое" республика күләм  конкурсның район этабында катнашып Рәхмәт хаты белән бүләкләнде 
30 март көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә балалар өчен кошлар көненә багышланган  чара үткәрелде.

Актаныш үзәк балалар китапханәнәсендә  Халыкара кошлар көнен билгеләп үтү кысаларында, үзебезнең канатлы дусларыбызга багышланган экологик дәрес уздырылды

Татарстан Республикасы Социаль яклау Министрлыгының Актаныш районындагы Социаль яклау бүлеге тарафыннан  “Безнең кадерле ветеран” республика хәйрия акциясе кысаларында оештырылган  район балалары арасында кул эшләре конкурсында актив катнашып, Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3 класс укучысы Арсланова Энҗе актив катнашып, Грамота белән бүләкләнде. Җитәкчесе – Салихова Гүзәлия Гависовна. Афәрин!

Март аенда Актаныш үзәк балалар китапханәсе “Әдәби герой музее” исемле республика бәйгесенең муниципаль дәрәҗәсен оештырды. Бәйгедә Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3 класс укучылары да катнашты һәм призлы урыннар алды: “Г.Тукай әкиятләре – илхам чыганагы” номинациясендә Нуриев Гадел –2, Арсланова Энҗе –3 урын алды һәм Грамота белән бүләкләнде. Шулай ук Мирзагалиева Илгина да оригиналь эше  өчен Грамотага лаек булды.  Салихова Гүзәлия Гавис кызын һәм аның укучыларын уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!

Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә 22 март көнне “Яңгыравык шигырь  тамчылары исемле шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде. Аны ТР Фән һәм Мәгариф Министрлыгы, Арча муниципаль районы башкарма комитетының  Мәгариф идарәсе оештырган иде. Бәйгедә Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3 класс укучысы Хафизова Таңсылу катнашып, җиңүгә иреште һәм 2нче дәрәҗә Дипломга лаек булды. Таңсылуны һәм аның укытучысы Салихова Гүзәлия Гавис кызын уңышлары белән котлыйбыз!

30 март көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Т.М.Вәҗетдинова ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы, “Республика олимпиада үзәге” дәүләт учреджениесе тарафыннан “Гомуми белем бирү системасында сәләтле балалар белән эш: проблемалар, перспективалар, үсеш” темасына оештырылган өченче республика эзләнү-тикшеренү конференциясендә катнашты. Аның “Белем сыйфатын үстерүнең бер  механизмы буларак сәләтле балалар белән эшләү”  исемле мәкаләсе конференция материаллары буенча бастырылачак җыентыкка кертелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International