Экологик календарьда Халыкара кошлар көне иң “карт” бәйрәм булып исәпләнә. Барлык илләрдә аны 20 гасыр башында ук билгеләп уза башладылар. Кошлар көнен билгеләп үтү очраклы гына сайлап алынмады. Чөнки апрель аенда бик күп кошлар төрле каршылыкларны җиңеп, үзләренең туган якларына, туган ояларына кабат кире кайталар. Кошлар – безнең булышчылар. Алар миллионлаган зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр, кырларда уңышны тычканнардан саклыйлар. Ә без кошлар турында барысын да беләбезме, аларны саклыйбызмы? Ничек алар турында кайгыртабыз? Актаныш үзәк балалар китапханәнәсендә Халыкара кошлар көнен билгеләп үтү кысаларында, үзебезнең канатлы дусларыбызга багышланган экологик дәрес уздырылды. Бу дәрестә Актанышның 1 санлы урта мәктәбенең 1 “А” сыйныфы укучылары катнашты (сыйныф җитәкчесе Илиза Ахунова). Очрашу башта кошлар турында әңгәмә белән башланды. Соңыннан балаларга кошларга багышлап эшләнгән “Кошларым, кошкайларым” дигән электрон презентация күрсәтелде. Презентация барышында китапханәдә кош авазлары яңгырап торды. Чарада балалар “Кошлар базары” дигән экологик уенда актив катнаштылар. Зур кызыксыну белән “Кошның исемен ата”, “Ребусны чиш”, “Сүзне әйтеп бир” дигән сорауларга җавап бирделәр.
Экологик дәрес кызыклы тизәйткечләр бәйгесе белән тәмамланды. Бәйгенең асылы – кем тизрәк һәм аңлаешлы итеп әйтә. Балаларның һәр чарага да актив катнашканын күрү, чарабызның уңышлы чыгуы, без – китапханәчеләр өчен аеруча сөенечле булды. Чөнки, тирә - юньне, табигатьне, кошларны саклау проблемаларына карата балаларда кызыксыну уята алдык дип саныйбыз. Экология темасы китапханәләрдә һәрвакыт төп темаларның берсе булып кала бирә.
Балаларның игътибарына кошлар турында рус һәм татар язучыларының әсәрләре куелды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)