ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Март аенда районыбыз мәктәпләре арасында "Закон территориясендә" бәйгесе үткәрелде.

2016 елның гыйнвар аеннан апрель аена кадәр Республикада ел саен үткәрелә торган "Территория Закона" конкурсы бара. Әлеге конкурс муниципаль һәм республика этабында үтә. Муниципаль этапта безнең мәктәп 3 нче урынга ия булды. 

25 февраль - 4март көннәрендә мәктәпләр арасында "Территория закона" исемле конкурсның район этабы узды.

Мәктәптә  биология атналыгына әзерлек эшләре бара. Башлангыч класс укучылары сыерчык оялары  ясап алып килделәр.

Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.Укучылар Нәүрүз бәйрәменә багышлап такмаклар, шигырьләр ,җырлар башкардылар.Балалар бик теләп Кыш бабайның,Нәүрүзбикәнең күңелле сынауларын башкардылар.

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче класс укучысы Раян Ханов , 8нче класс укучысы Марсель Ханов,  Актаныш спорт мәктәбе командасы составында, Мөслимдә милли көрәш буенча ачык турнирда уңышлы чыгыш ясадылар. Команданың җиңү яулавында аларның өлеше зур, чөнки алар икесе дә мактаулы икенче урынга лаек булдылар.

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе ишекләре каникул чорында ябылып тормады. 9 нчы сыйныф укучылары консультациягә йөрсә, кечерәк класс укучылары су саклау зоналары елы уңаеннан рәсемнәр, макетлар ясадылар. Иң яхшылары район этабына җибәрелде.

"Пушкин укулары" ачык республика иҗат конкурсында  Югары Яхшый мәктәбенең 3 нче сыйныф  укучылары Салават Фахриев - "Тикшеренү эшләре" номинациясендә, Нәзилә Солтанова "Әдәби сүз" номинациясендә III нче урын яуладылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International