Март аенда районыбыз мәктәпләре арасында "Закон территориясендә" бәйгесе үткәрелде. Чара иҗтимагый танылу тәэмин итү, җәмәгать тәртибен саклауга, яшүсмерләр һәм яшьләргә хокукый тәрбия бирүгә зур өлешләрен керткән белем бирү оешмалары һәм физик затларның уңай тәҗрибәләрен тарату максаты белән үтә.
Мәктәбебезнең бу өлкәдәге эше бик югары бәяләнде һәм безнең проект "Белем бирү оешмалары арасында хокук бозуларны кисәтүдә зур өлеш керткән өчен" номинациясендә беренчелекне яулады. Проект эше Казан шәһәренә бәйгенең Республика этабына җибәрелде. Проектның җитәкчесе - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мансуров Альберт Мирхатович.