Ниһаять, тирә- ягыбызга, табигатькә карата булган битарафлыкны төзәтер чак - апрель җитә. Республикада, шул исәптән Актанышта да санитар-экологик чисталык икеайлыгы игълан ителде.
Кичә гуманитар гимназия-интернат директоры Артур Кәрим улы Галиәхмәтов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеле каршында 2015 нче елга ачык хисап тотты. Чарада министрның урынбасары Мөхәммәтов Илдар Ринат улы, гомуми белем бирү идарәсе мөдире Федорова Тамара Трофим кызы, милли мәгариф идарәсенең регионара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Мусина Гөлия Фәргать кызы, Казан педагогика колледжы директоры урынбасары Рамазанова Гүзәл Илшат кызы, Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Нурлыева Ләйсән Фоат кызы, идарә җитәкчесенең укыту-методика буенча урынбасары Имамова Роза Әсхәт кызы һәм мәктәп җитәкчелеге катнаштылар.
Каникуллар чорында Әлмәт шәһәрендә укучыларны Клара Булатова исемендәге премия белән бүләкләү тантанасы узды.
III класс укучысы Шәрипов Гадел Актаныш балалар китапханәсе үткәргән "Г.Тукай әкиятләре - илһам чыганагы" конкурсында катнашып III урын яулады. Җитәкчесе: Э.Ф.Гарипова.
"Мәдәни көндәлек" программасын тормышка ашырып, балалар музейларга, кинотеатрларга экскурсиягә йөриләр.
Мәктәптә укулар башлану белән авыл фельдшеры Мая Михайловна укучыларның сәламәтлекләрен тикшерде. Терлекләр, кошлар белән уйнаганда,сыйпаганда сакланырга кирәклеге турында чыгышлар ясады.
29 март көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Д.Т. Яр Чаллы шәһәрендә 15 санлы балалар иҗат үзәгендә үткәрелгән фәнни - методик семинарда катнашты.
Актанышта Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар республикакүләм бәйгесенең район этабы үткәрелде. Гимназия-интернат укучылары анда уңышлы чыгыш ясадылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча 9-11 нче сыйный укучылары арасында Шәймухаметова Айзилә (җитәкчеләре Хафизова А.М. һәм Аграпова М.Р.) 1 нче урынны, Салахова Айсинә (җитәкчесе Әһлетдинова Л.Ф.) 2 нче урынны яуладылар. Котлыйбыз!
27 март көнне балалар ижат узәгенең түгәрәкләренә йөрүче укучылар белән «Кошлар - безнен дусларыбыз!»дип исемләнгән кичә узды.
Алабуга шәһәрендә үткәрелгән 9 нчы ачык Республика "Алло,мы ищем таланты" конкурсының "Хореография-соло" номинациясендә безнең мәктәптән 8 класс укучысы Мирзаянов Илнар Рафил улы катнашты. Илнар дипломант исеменә лаек булды. Молодец Илнар! Уңышлар гел юлдаш булсын.