ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

30 март көнне 1998 нче елгы һәм алардан кечерәк яшьтәгеләр арасында “Актаныш” универсаль спорт комплексында татар-башкорт халык көрәшенә муниципаль район башлыгы призына ярышлар башланып китте.

Терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру, авыл халкын эш белән тәэмин итү һәм шуның нигезендә табыш алу мөмкинлеге тудыру максатыннан, соңгы елларда хөкүмәт, төрле программалар аша, шәхси хуҗалыкларында терлек асраучыларга ярдәм итүне арттырды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы узган елларда эшләп килгән программаларга быел берничә яңаны өстәде.

30 нчы март көнне кадет интернат-мәктәбенең иртәнге развотында 9-11 нче сыйныф егетләре Җиңүнең 71 еллыгына багышланган “Салют, Җиңү!” спорт ярышында җиңеп кайтып, районның хәрби комиссары кубогы белән бүләкләнделәр.

30 нчы март көнне мәктәптә укулар башланды. Укучылар дүртенче чиреккә аяк басты. Барлык укучыларга да уңышлар юлдаш булсын.

16 март көнне районда Габдулла Тукай иҗатына багышлап  үткәрелгән “Тукай замандашлары” исемле шигырь  укучылар бәйгесендә катнашып, Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең  6 сыйныф укучысы Ләйсән Сафина мактаулы өченче урынга лаек булды. Ләйсәнне һәм аның укытучысы Лүзия Хәбибҗан кызы Мирзаянованы котлыйбыз!

25 март  көнне башлангыч класслар арасында рус теленнән үткәрелгән бөтенрәсәй фән олимпиадаларының муниципаль  этабында катнашып, Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 класс укучысы Гаянов Айбулат мактаулы өченче урынга лаек булды. Айбулатка һәм аның укытучысы Лениза Динәвис кызы Фәттаховага киләчәктә дә уңышлар телибез. Афәрин!


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

26 март көнне Карт авыл клубында кышны озату бәйрәме булды.

30 март көнне Зөбәер мәктәбендә 4 чирек башланып китте. Укучыларыбыз  яллардан соң тырышып  уку теләге белән  килделәр. Укытучылар коллективы укучыларыбызга әлеге чиректә уңышлар, чыгарылыш класс укучыларына түземлек һәм тырышлык теләп калдылар

29 нчы март көнне 9 нчы класс укучылары Мәгариф бүлеге приказы нигезендә, рус теле фәненнән биреп карау имтиханында катнаштылар. Укытучылары: Фаттахова Т.М.

28 нче март  көнне Мәгариф бүлеге приказы нигезендә, 9  нчы класс укучылары  математика фәненнән биреп карау имтиханында катнаштылар. Укытучылары: Фатыйхова Д.Ә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International