Нәүрүз мөбәрәкбад.

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

26 март көнне Карт авыл клубында кышны озату бәйрәме булды. Яман гадәтләр язып эленгән чучела янганда барыбызда амин дип тордык. Илләр тыныч булсын, икмәкләр уңсын дигән теләктә булдык. Соңыннан концерт номерлары күрсәтелде. Бәйрәм символы булган коймакны Газетдинова Рузилә бигрәк уңдырып, телне йотарлык итеп пешергән иде.

Бәйрәм бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International