ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

"Гаилә һәм мәктәп" журналы оештырган  "Зирәк бала" Бөтенрәсәй конкурсында 8 класс укучысы Хәбибуллина Алинә "Әдәби иҗат һәм журналистика" номинациясендә "Хыялда очрашу" эше белән катнашып, грамота белән бүләкләнде.   Җитәкчесе: Хәбибуллина С.Г.

Укучылар арасында "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе булып үтте. Безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Хәбибуллина Алинә үзе иҗат иткән әсәре белән "Яшь прозаик" номинациясендә катнашты. Беренче турга йомгак ясаганнан соң, 24 нче март көнне Алинә Яр Чаллы шәһәренең 54 нче гимназиясендә жюри каршында чыгыш ясады. Җитәкчесе: Хәбибуллина С.Г.

"Гаилә һәм мәктәп" журналы оештырган "Зирәк остаз" республика конкурсында җәмгыять белеме һәм тарих укытучысы Хәбибуллина С.Г. "Әдәби иҗат һәм журналистика" номинациясендә "Язучыга хат" эше белән катнашып, грамота белән бүләкләнде.

30 нчы март көнне Актаныш районы Хакимият башлыгы призына татар -башкорт көрәше оештырыла.  Безнең мәктәптән үз үлчәү категорияләрендә Насыйров Алмаз, Дәүләтов Айнур, Җәмилов Нурзил, Дәүләтов Айзат  катнашалар. Укытучылары Хабибуллин А.Д.

Иске Кормаш авыл китапханәсендә "Безнең канатлы дусларыбыз" дип аталган рәсем конкурсына йомгак ясалды.

30 март көнендә “Актаныш” универсаль спорт комплексында 1998 елгы һәм яшьрәк  егетләр арасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына  татар-башкорт милли көрәше буенча ярышларының ачылу тантанасы булды. Чарада муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашты, теләкләрен җиткерде: “Кадерле спорт сөючеләр! Сезне әлеге спорт чарасы ачылу белән чын күңелдән тәбриклим. Бу спортта көндәшләрегезне җиңеп, имгәнмичә, спорттан тәм табып, чараны йомгаклавыгызны телим. Бу егетләрне көрәшкә тарткан тренерларга зур рәхмәт. Көрәш сәламәтлек, зур ихтыяр көче һәм көндәлек күнекмәләр таләп итә торган спорт төре. Бу егетләр хич кенә дә начар юлга басмаслар, барча авырлыкларны да егетләрчә көчле холык белән җиңеп чыгарлар. Уңышлар сезгә”.

яркәйлеләр бездә кунакта.

28-29 март көннәрендә 9 класс укучылары Актаныш №2 санлы урты мәктәбендә, математика һәм рус теле фәнннәренннән  ОГЭ биреп карадылар.

28 март авылыбыз мәдәният йортында, мәктәп коллективы, укучылар, ата-аналар белән берлектә "Спидка каршы көрәш" темасы астында  Закиев Иршат Ханафиевич һәм Мөхитова Элвира белән очрашу булып узды.

30 март "Актаныш" спорт комплексында 1998 елгы балалар арасында Актаныш районы глава призына  татарча көрәш уза. Әлеге  көрәшкә безннең укучыларыбызда көрәшә, аларга уңышлар һәм күп көч телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International