Актанышта татар-башкорт милли көрәше буенча ярышларның ачылу тантанасы узды

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

30 март көнендә “Актаныш” универсаль спорт комплексында 1998 елгы һәм яшьрәк  егетләр арасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына  татар-башкорт милли көрәше буенча ярышларының ачылу тантанасы булды. Чарада муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашты, теләкләрен җиткерде: “Кадерле спорт сөючеләр! Сезне әлеге спорт чарасы ачылу белән чын күңелдән тәбриклим. Бу спортта көндәшләрегезне җиңеп, имгәнмичә, спорттан тәм табып, чараны йомгаклавыгызны телим. Бу егетләрне көрәшкә тарткан тренерларга зур рәхмәт. Көрәш сәламәтлек, зур ихтыяр көче һәм көндәлек күнекмәләр таләп итә торган спорт төре. Бу егетләр хич кенә дә начар юлга басмаслар, барча авырлыкларны да егетләрчә көчле холык белән җиңеп чыгарлар. Уңышлар сезгә”.

Ярышларның төп максаты булып районыбызда милли көрәшне популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру, спортчылар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм райондагы иң көчле спортчыларны барлау тора. Ярышларга төп һәм урта мәктәп укучылары командалары, Актаныш технологик техникумы һәм кадет мәктәбе укучылары катнаша алачак.

1, 2, 3 урыннарны яулаган катнашучылар, үз авырлыклары арасында, грамота белән һәм акчалата бүләкләнәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International